ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның 25 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Министрлар Кабинеты каршында Баш архив идарәсенең “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Баш архив идарәсенең 20.11.2007 елдагы 030 номерлы боерыгы белән расланган, архив белешмәләре, архивтан өземтәләр, архив документларның күчермәләрен бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына үзгәртмәләр кертү турында” 2008 елдагы 14 августыннан 014 номерлы боерыгы теркәлде (теркәү номеры 395).

15
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Нуруллина Э.К. 2008 елның 10 сентябрендә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт теркәве узарга тиешле норматив хокукый актларын сайлап алу буенча эшен тикшерүне башкарды.
Дәүләт Думасы депутатлары тәмәке җитештерүчеләр белән көрәштә Роспотребнадзор башлыгын хупладылар һәм илебездә тәмәкегә таләпләрне кырысландыруны вәгъдә итәләр.

13
сентябрь, 2008 ел
шимбә
Җәй ахырында гына теркәү узу эшен тәмамлаган, Авыр тормыш ситуацияләрендә булган балаларга ярдәм итү фонды кичә төбәк министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан социаль сәясәт өчен җавап бирүче вәкилләрне тормышның авыр шартларына юлыккан балаларга ничек итеп реаль ярдәм күрсәтергә икәнен хәл итәр өчен җыйды. Алар арасында – ятимнәр, хокук бозучылар, караучысыз, урам балалары һәм инвалидлар бар.

12
сентябрь, 2008 ел
җомга
РФ Дәүләт Думасы беренче укылышта “Россия Федерациясе дәүләт флагы турында” конституция законына гражданнарга россия әләмен рәсми булмаган чараларда файдалану мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр кабул итте дип хәбәр итә РИА Новости хәбәрчесе.
Татарстанда Казанда үткәреләчәк XXYII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың норматив базасын әзерләү башланды. ТР Министрлар Кабинетының Казанда 2013 елда Универсиада үткәрү белән бәйле норматив хокукый акт проектларын эшләү буенча эшче төркем булдыру турындагы боерыгына 2008 елның 25 августында кул куелды.

11
сентябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
“Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару сәбәпле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”Федераль законы нигезендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару турында” Татарстан Республикасы закон проекты эшләнде.
Чәршәмбе көнне Дәүләт Думасы икенче укылышта “РФ гражданлыгы турында” законына төзәтмәләр кабул итте. Әлеге төзәтмәләр нигезендә чит ил гражданнарына һәм Россиягә ватандашларның РФга ирекле күченеп кайтуына булышлык күрсәтү дәүләт программасы кысаларында, килүче, гражданлыгы булмаган затларга ташламалы шартларда россия гражданлыгы биреләчәк.

10
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Өченче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы узды. Президиум депутатлар тикшерүенә 89 мәсьәлә кертте, алар арасында беренче тапкыр, шулай ук икенче һәм киләсе укылышларда карала торган закон проектлары бар. Юстиция министры М.М.Корманов сессиядә 17 муниципаль район җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актлары турында закон проектларын тәкъдим итте, алар беренче, икенче һәм өченче укылышларда карап тикшерелгән һәм кабул ителгән иделәр.
Хокук бозуларны кисәтү буенча эшне комплекслы тикшерүне оештыру һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышында карап тикшерү өчен материаллар әзерләү максаты белән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Ведомствоара комитетның эшче төркем әгъзалары белән киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International