Кичә ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов үткәргән кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Республиканың башкарма хакимият органнарында яллар вакыты булуга карамастан, эшчәнлекнең билгеле өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне норматив җайга салу эше туктамый, димәк, Министрлыкның республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан чыгарыла торган норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.