ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
РФ Хөкүмәте “Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль Закон кабул итү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте.

2
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның августында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 358 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карар һәм күрсәтмәләре килде.
1 сентябрь – Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм, әлбәттә, традицион тынычлык дәресләре. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр өчен бу аеруча көтеп алынган көн.

1
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Рсепубликасы Юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән яңа уку елы башлану һәм Белем көне уңаеннан котлауларымны һәм иң изге теләкләремне кабул итегез!

30
август, 2008 ел
шимбә
  Республикабызның хөрмәтле гражданнары! Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне белән котлавымны чын күңелдән кабул итегез! 1990 елның 30 августында Республикабызның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.

29
август, 2008 ел
җомга
Бүген РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясенең филиалы Казан юридик институтында (филиал) Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Идарәсенең “Муниципаль берәмлекләр уставлары регистр” мәгълүмат системасын алып бару өчен җаваплы хезмәткәрләре белән “Эштә кулланылучы документ рәвешләрен (бәяләмә, тапшырыла торган мәгълүмат һ.б.) унификацияләү һәм “Муниципаль берәмлекләр уставлары регистр” мәгълүмат системасын алып бару мәсьәләләре” темасына семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышы булды. Утырыш барышында муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында, шулай ук 8 муниципаль райондагы аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү хакында закон проектлары карап тикшерелде.

28
август, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Пенсия Фонды Идарәсе өстәмә пенсия иминләштерүе системасына ирекле керү турындагы гариза рәвешен раслады. 1 октябрьдән пенсия капиталын арттырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлауга барысы да әзер.

18
август, 2008 ел
дүшәмбе
РФ субъектлары прокуратураларында кече һәм урта бизнесны яклау буенча иҗтимагый советлар оешты, дип хәбәр итә бүген РФ Генпрокуратурасы матбугат хезмәте.
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе кысаларында Кама Аланында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә киңәшмә узды, ул әлеге муниципаль берәмлекне үстерү проблемаларына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International