ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2008 ел
шимбә
Кичә Татарстан Республикасы югары уку йортлары (юридик факультетлар) студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Республика бәйгесенең 1 туры булды, аны ТР Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасында КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасындагы рәсми вәкиле – “КонсультантПлюс.Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ оештырдылар. Бәйгедә Татарстан Республикасының 15 ВУЗыннан 195 студент катнашты.

14
март, 2008 ел
җомга
13 мартта ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә ТР юстиция министры урынбасары А.А. Ощепковның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты киңәшмәсе булды, ул 2007 елда эш йомгаклары һәм 2008 елга Департаментның төп бурычларына багышланган иде.
Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта “РФ Хезмәт кодексының 392 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын карап тикшерергә планлаштыра. Закон проекты белән хезмәткәрнең шәхси хезмәт бәхәсен хәл итүне сорап судка мөрәҗәгать итү вакытын бер елга кадәр, ә эштән азат итү турында бәхәсләр буенча – 3 айга кадәр озайтырга тәкъдим ителә
“РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проекты әзерләнгән. Закон проекты закондагы бушлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.

13
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары вазыйфаи затлары, җирлекләр башлыклары, юридик хезмәтләр хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре белән күчмә укыту семинары булды.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларын биләп торуга бәйге булды.

12
март, 2008 ел
чәршәмбе
2008 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Конституция судында Л.М.Володин шикаяте буенча эшне карап тикшерү булды, ул “Халык өчен электр белән тәэмин итү һәм газ белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән файдалану нормативларын раслау турында” 2006 елның 14 ноябрендәге 543 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Халык өчен электр белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән файдалану нормативларының Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килүе турында иде.
2008 елның 11 мартында ТР Юстиция министрлыгында класслы чиннар билгеләү өчен ТР Юстиция министрлыгының, ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификация имтиханы булды.

11
март, 2008 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында “Россия Федерациясе Граждан кодексының “Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм индивидуальләштерү чараларына хокуклар” 4 өлешен гамәлгә кертү белән бәйле яңа хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка килү мәсьәләләре һәм дәүләт хакимияте органнары бурычлары” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе булды, аны парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Хисап палатасы белән бергә оештырды.
2008 елның 14 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган республика конкурсы старт ала, аны ТР Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасында КонсультантПлюс челтәренең рәсми вәкиле - “КонсультантПлюс. Мәгълүмати технологияләр” оештыра. Бәйгедә Татарстан Республикасының 15 ВУЗыннан, шул исәптән 2 Түбән Кама ВУЗыннан студентлар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International