ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2008 ел
дүшәмбе
Күпчелек юридик вузлар һәм факультетлар иҗтимагый аттестациядән соң ябылырга мөмкиннәр, аны Россия юристлары ассоциациясе (РЮА) Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә үткәрә. Бу хакта “ГАЗЕТА”да интервьюсында РЮАның рәистәше, вузларны иҗтимагый аттестацияләү буенча эшче төркем җитәкчесе академик Олег Кутафин хәбәр итте.

22
март, 2008 ел
шимбә
Дәүләт Думасы өченче, законның соңгы укылышында, банклар кредитлаганда халыкның мәнфәгатьләрен яклау механизмын төзи торган закон кабул итте.

21
март, 2008 ел
җомга
Кичә Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы комитетының күчмә утырышы булды, анда “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында”, “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында” ТР Законнарын тормышка ашыру һәм аларның Алексеевск, Әлки, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында гамәлдә булулары нәтиҗәлелеге мәсьәләсе карап тикшерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары вазыйфаи затлары, җирлекләр башлыклары һәм муниципаль хакимият органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре белән күчмә укыту семинарларын үткәрүне дәвам итә. Бу атнада семинар дәресләр Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында булды. Анда ТР Саба, Балтач, Теләче һәм Кукмара муниципаль районнары җирекләре вәкилләре – барлыгы 103 кеше катнашты.

20
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы югары уку йортлары (юридик факультетлар) студентлары арасында Республика бәйгесе тәмамланды.
2008 елның 6 мартында РФ Хөкүмәтендә “Югары һөнәри белемнең федераль дәүләт мәгариф учреждениеләрендә хәрби уку үзәкләре, хәрби укыту факультетлары һәм хәрби кафедралар турында” 275-р номерлы күрсәтмә дөнья күрде.

19
март, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә бәйге үтте:
“Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы мәсьәләләре” 2004 елның 13 октябрендәге 1313 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указына һәм әлеге Указ белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында” 2008 елның 4 мартындагы 311 номерлы РФ Президенты Указы Россия Минюсты компетенциясен киңәйтте.

18
март, 2008 ел
сишәмбе
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” ФЗ, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә квалификацияне тиешле дәрәҗәдә тоту максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен ТР җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрүне оештыра. Традиция буенча укыту Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында үтә.

17
март, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән статистик хисаплылык буенча яңа программаны өйрәнү буенча укулар башланды, ул хөкем ителүчеләргә статистика карточкаларын җыю һәм эшкәртүне яңа форма буенча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International