ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2008 ел
җомга
2008 елның 31 мартында Мәктәп укучыларының хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының 14 һәм 19 апрельләрдә Уфа шәһәрендә узачак 5 нче йомгаклау баскычы алдыннан татарстан мәктәп укучылары командасының өйрәнү-күнекмәләр алу җыеннары башлана.
Владимир Путин “Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Фондын төзү турында” Указга имза куйды. Фонд авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү буенча тулы бер комплекс чараларны гамәлгә ашыру өчен төзелә.

27
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов республика министрлыклары вәкилләре белән Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының уртак алып бару предметларына кагылышлы вәкаләтләрне чикләүне киләчәктә камилләштерүгә карата тәкъдимнәр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Прокурорлар күптән сөйләгәннәр чынга ашты – Генпрокуратура халык арасыннан теләк белдерүче затлар ярдәменә таянып, коррупция белән системалы көрәш башлады. Кичә Интернетта ведомство сайтында “Коррупция белән көрәш” махсус бите ачылды, анда теләге булган һәркем коррупция фактлары турында хәбәр итә ала.

26
март, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы булды, анда ТР Юстиция министрлыгы эшче төркеменең 2008 елга эш планына кертелгән чараларны гамәлгә ашыру турында мәсьәлә карап тикшерелде.
2007 елның 29 декабрендә РФ Хөкүмәте “Россия Федерациясе гражданнарының аерым категорияләренә РФ Саклык банкында кертемнәр буенча 2008 елда компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру тәртибе турында” 1002 номерлы карар кабул итте.

25
март, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышында чыгыш ясады, ул Казан Кремленең Вәкил корпусында булды.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында министр урынбасары А.А.Ощепков рәислегендә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының ТР Теләче муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үтте.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшче төркем утырышы булды, анда “Ксенофобиягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы закон проекты хакында фикер алышынды.

24
март, 2008 ел
дүшәмбе
Россиянең сайланган Президенты Дмитрий Медведев суд төзелеше турында законны тизрәк кабул итәргә кирәк дип саный. “Бүгенге көнгә кадәр гомуми юрисдикциядәге судлар төзелеше турында яңа конституциячел закон кабул ителмәгән. Чынлыкта монда “Совет заманының көйләнгән законнары” гамәлдә. Безгә тулы документ әзерләргә кирәк һәм моны якын арада башкару мөһим”, - диде ул Россия Югары Суды төзелүнең 85 еллыгына багышланган җыелышта чыгыш ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International