ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2008 ел
җомга
Кичә Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков гражданнарны күчмә кабул итте.

3
апрель, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс булды:
Кичә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Татарстан Республикасында арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары буенча эшче төркем утырыш булды.

2
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Комитет әгъзалары 10 закон проектын һәм 2 типлаштырылган килешү проектын
 2008 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә бердәм банкка кертү өчен җирле үзидарә органнарыннан 858 муниципаль хокукый акт килгән – болар җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карарлары һәм күрсәтмәләре.

1
апрель, 2008 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды.
2008 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Президенты “Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гражданнар тарафыннан документлар җыйганда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнарының һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру чаралары турында” Указга кул куйды.

31
март, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Россия Суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында укучыларның ике төркеме укый башлады: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм суд утырышы секретарьләре.
РФ Хөкүмәтенең “2008-2010 елларда балаларның ялын, сәламәтләнүен һәм эш белән тәэмин ителешен тәэмин итү турында” 2008 елның 5 мартындагы 148 номерлы карары нигезендә 2008 елга һәм 2009 һәм 2010 елларга планлаштырылган вакытка Социаль иминият фонды бюджетында иминләштерелгән гражданнарның балалары өчен юлламалар бәясен тулысынча яки өлешен түләү каралган. Моның белән бәйле 2008-2010 елларда балаларның ялын, сәламәтләнүен һәм эш белән тәэмин ителешен оештыру буенча чаралар эшләнгән.

29
март, 2008 ел
шимбә
Россия Президенты “1999 елның 16 сентябрендәге 1237 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган Хәрби хезмәт үтү тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 2008 елның 24 мартындагы 395 номерлы Указга имза куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International