ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында Әлки, Алексеевск, Спас, Чистай, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары өчен күчмә уку-укыту семинары булды.
Кара һәм төсле металлар ватыкларын (калдыкларын) кабул итү темасы буенча хакимиятнең барлык баскычларында һәм хокук саклау органнарында фикер алышына, шул исәптән аңа ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев тә кагылып үтте.

9
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы булды. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Алексеевск районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 3 кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән җиңүче дип Харитонов Сергей Владимирович танылды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Зеленодольск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары җирлекләренең җирле администрация башлыклары һәм җирлекләрнең махсус вәкаләтле затлары белән аерым нотариаль гамәлләр кылу буенча соңгы семинар дәресләре булды.

8
апрель, 2008 ел
сишәмбе
2007 елның июнендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында идарә итү предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамә төзелгән иде.
Апрельнең беренче көннәрендә бердәм банк бүлеге хезмәткәрләре муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәргәндә методик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында булдылар.

7
апрель, 2008 ел
дүшәмбе
2008 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Россия төбәкләрен үстерүнең дәүләт сәясәте проблемалары” Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты, ул Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясендә үтте.
Узган атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне юк итү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча типлаштырылган килешүләр проектлары турында фикер алышынган эш киңәшмәсе булды. ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән киңәшмәдә ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Н.В.Суржко, шулай ук ТР Юстиция министрлыгының һәм ТР ГО эшләре һәм ГТХ министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

5
апрель, 2008 ел
шимбә
Коррупциягә каршы тору турында закон проекты быел кабул ителәчәк һәм Дәүләт Думасы каравына сайланган президентны инаугурацияләүдән соң кертелергә мөмкин, дип саный думаның иминлек комитеты рәисе урынбасары Михаил Гришанков.

4
апрель, 2008 ел
җомга
Кичә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов, җәмәгать судьяларын урнаштыру мәсьәләсен хәл итүне күздә тотып, Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре белән барып кайтты. Бу мәсьәлә хакында муниципаль район башлыгы Р.Ф.Әбүбәкеров белән очрашу вакытында фикер алышынды, ул шулай ук Әлмәт шәһәренең дәүләт һәм муниципаль оешмалары вәкилләре чакырылган уртак киңәшмәдә карап тикшерелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International