ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2008 ел
дүшәмбе
“Федераль салым хезмәте турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 22.02.2008 елдагы 116 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән Федераль салым хезмәтенә өстәмә рәвештә комарлы уеннар оештыручылар тарафыннан “Комарлы уеннар оештару һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләт җайга салуы турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 29.12.2006 елдагы 244-ФЗ номерлы Федераль законда уен биналары өчен куелган таләпләрне үтәүгә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту вәкаләтләре йөкләнде.
2008 елның 22 февралендәге 98 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән тапшырылган дәүләт вәкаләтләре өлкәсендә муниципаль хокукый актларны әзерләгәндә һәм карап тикшергәндә Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларының гомуми кагыйдәләрен һәм тәртибен билгели торган Регламент расланды.

1
март, 2008 ел
шимбә
2008 елның 2 мартында булачак сайлаулар уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында оператив киңәшмә үтте, анда сайлау көнендә эшче төркем оештыру турында мәсьәлә тикшерелде.

29
февраль, 2008 ел
җомга
Бу атна дәвамында ТР юстиция министры М.М.Корманов ТРның Сарман, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булды.
Премьер-министр Виктор Зубков административ реформа үткәрү вакытын 2010 елга кадәр озайту турында күрсәтмәгә кул куйды. Реформа концепциясенә башкарма хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре порталларының бердәм системасын төзү һәм гамәлгә кертү турында пункт өстәлде. Моннан тыш, халыкның дәүләт хакимияте органнары белән нәтиҗәле электрон багланышлары маханизмнары, шул исәптән, электрон санлы имза белән таныкланган электрон документларны файдаланып, эшләнергә тиеш.

28
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эш итүендә булган Татарстан Республикасы законнарына анализ ясау буенча эшче төркем утырышы булды.
Кичә Әлмәттә парламентның Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетының Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергә күчмә утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” республика законын гамәлгә ашыру һәм аның Әлмәт, Лениногорск һәм Азнакай муниципаль районнарында эшләве нәтиҗәлелеге мәсьәләләре карап тикшерелде.
“Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ун елга бер тапкыр Татарстан Республикасы административ-территориаль төзелеше турында белешмә чыгаруны тәэмин итә, анда Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләренең рәсми исемнәре татар һәм рус телләрендә бирелә.

27
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
Хөкүмәт утырышында “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” ФЗ кабул ителү белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты карап тикшерелде һәм Дәүләт Думасына кертү өчен расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International