ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2007 ел
җомга
Дәүләт Думасы Советы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча өчьяклы россия комиссиясе (ӨРК) карап тикшерүенә 2008 елның 1 декабреннән МРОТны 4300 сумга кадәр үстерүне күздә тоткан закон проектын тәкъдим итте.
Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратларының хезмәткәрләре квалификация күтәрүнең көзге курсларында укуларын тәмамладылар. Татарстан Республикасының 12 шәһәреннән һәм районыннан 30 кеше үзләштерелгән  материал теориясе мәсьәләләре буенча сынау әңгәмәсен уңышлы үттеләр һәм үз эшләренең тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

18
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
17-18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышының утыз өченче утырышы эше дәвам итте, анда ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты. Көн тәртибенә 22 сентябрьдә карап тикшерелми калган 29 мәсьәлә һәм тагын өстәмә 24 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән ТР Президенты керткән “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары суд участокларын төзү һәм вазыйфаларын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты беренче, икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.
Федерация советы 17 октябрьдәге чәршәмбе көн утырышында икенче омтылыштан Россиядә ике баскычлы мәгариф системасы - бакалавриат һәм магистратура турында законны хуплады. Дәүләт Думасы 11 октябрьдә югары белемнең мөстәкыйль дәрәҗәләрен – "бакалавр" һәм "магистр" урнаштыручы законны өченче укылышта кабул итте.

17
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция судында граждан Л.А.Соловьеваның “2005 елга халык тарафыннан торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең республика стандартлары турында” 2004 елның 10 ноябрендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының аерым нигезләмәләре белән һәм “2005 елга район һәм шәһәр халкы өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларны раслау турында” 2004 елның 3 декабрендәге 538 номерлы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре администрациясе Башлыгы карары белән аның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаять буенча эшкә хөкем чыгарылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына бирелгән граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кабул ителгән муниципаль хокукый актларга хокукый экспертиза үткәрүгә һәм анализлауга кагылышлы өлешендә тикшерү оештыру турында фикер алышынды

16
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында түбәндәге вакантлы вазыйфаларны биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды:
Кичә Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Лаеш муниципаль районы һәм Казан шәһәре шәһәр округы территорияләре чикләрен киләчәктә үзгәртү белән бәйле барлыкка килүче гамәли мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасында законнарны федеральләргә туры китерү һәм республика законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген ачыклау эше дәвам итә. Бу юнәлештә эшләү өчен ТР Дәүләт Советы карары белән эшче төркемнәр төзелгән һәм аларның составы расланган.

15
октябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ТР ҮСК) утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International