Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының утырышлар залында узган Татарстан Республикасында Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе утырышында катнашты.
2007 елның 21 октябрендә Казанда “Батыр” спорт комплексында Татарстан АССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Армия кул сугышы буенча Бөтендөнья турниры булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы - турнирны гамәлгә куючыларның берсе. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ярышларның бер номинациясендә акчалата бүләкне гамәлгә куйды һәм аны җиңүчегә шәхсән үзе тапшырды. Турнир ачылу көнендә мөхтәрәм кунак буларак Ә.Г.Таҗетдиновның хатыны Мәдинә Нәҗипова катнашты.