ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы булды, анда 2007 елда министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан 2007-2010 елларда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру турында мәсьәлә тикшерелде.
“Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында беренче катта сенсорлы мәгълүмат терминалы урнаштырылды, ул дәүләт хезмәт күрсәтүләре турында мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталына һәм Интернет челтәренә тоташтырылган.

29
октябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы булды.
Дәүләт Думасына сайлаулар (2007 елның декабре) һәм РФ Президентына сайлаулар (2008 елның марты) алдыннан 2007 елның 17-22 октябрьләрендә Киров шәһәрендә сайлау хокукы буенча Россия мәктәп укучылары олимпиадасы үтте, анда Россиянең 35 төбәгеннән 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

27
октябрь, 2007 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 июлендәге “Республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын әзерләү, аларны дәүләт теркәвенә алу һәм бастырып чыгару кагыйдәләрен раслау турында” 426 номерлы карарының 4 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына республика башкарма хакимият органнарының күрсәтелгән Кагыйдәләрне үтәвен тикшерүне гамәлгә ашыру һәм зарур булганда норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алуга соратып алу хокукы бирелгән.

26
октябрь, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үтте:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханы булды, ул “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә үткәрелә.
2007 елның 25 октябрендә Мәскәүдә “Россия Федерациясендә дәүләт төбәк сәясәтенең һәм аны хокукый җайга салуның торышы турында” парламент тыңлаулары үтте, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры кушуы буенча Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты. Парламент тыңлауларын Федерация Советының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгаручы (вәкиллекле) органнары белән багланышлар советы белән бергә Федерация Советы оештырды һәм тыңлаулар Федерация Советының Федерация һәм төбәкләр сәясәте комитеты рәисе Р.З.Алтынбаев рәислегендә үттеләр.

25
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Казан” ММҮдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеген һәм Биектау муниципаль районының Константиновка авыл җирлеген берләштерү юлы белән аларны үзгәртеп төзү мәсьәләсе буенча халык тыңлаулары узды, анда төп доклад белән юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Үз чыгышында юстиция министры ТР Министрлар Кабинетының “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗ нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителгән башлангычының хокукый әһәмиятен аңлатты. Әлеге башлангыч законда билгеләнгән муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү буенча процедураны үткәрү өчен башлангыч нокта булып тора. Министр шулай ук башлангычны тәкъдим итүнең максатына һәм закон нигезендә үзгәртеп төзү һәм муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү башкарылырга тиеш шартларга аңлатма бирде
2007 елның 24 октябрендә Кремльдә Казан шәһәре чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов та катнашты. Казан шәһәре һәм шәһәргә терәлеп торган Биектау, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрен үзгәртү процедурасы быелның 29 сентябрендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International