Татарстан Республикасында республика законнарының гамәлдә булуы нәтиҗәлелеген бәяләү процессы дәвам итә. Бу юнәлештә эшләү өчен эшче төркемнәр төзелде һәм аларның составы расланды, аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре, фәнни хезмәткәрләр керде.