ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2007 ел
шимбә
1 сентябрьдә россия мәктәпләренә берничә яңалык кертелә. Яңа уку елыннан РФ Президенты 2007 елның 24 июлендә кул куйган мәҗбүри тулы урта белем турында закон көченә керә.

31
август, 2007 ел
җомга
ТР Юстиция министрлыгының 2007 елның икенче яртысына эш планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-методика ягыннан тәэмин итү бүлеге белгечләре Кама Тамагы районы җәмәгать судьясы суд участогында эш алып баруны оештыру нечкәлекләрен өйрәттеләр.
Бәйрәм көне - Татарстан Республикасы Көне алдыннан ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Казан” ММҮдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында узган Бөтенроссия татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашты. Чарага россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән татар иҗтимагый оешмалары алдынгылары килгән иде.

30
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлмәт муниципаль районында Иске Михайловка авыл җирлеге территориясендә яңа торак пункт төзү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте бәяләмәсен әзерләү һәм аңа “Гөлбакча” исемен бирү турында мәсьәлә карап тикшерелгән киңәшмә булды.

29
август, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Россия Федерациясе Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе утырышында катнашты, анда “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” 2006 елның 5 апрелендәге 25-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләренә “Игра” ҖЧҖ, “Азарт” ҖЧҖ, “Альтаир” ҖЧҖ инициативасы белән ризасызлык белдерү эше буенча Татарстан Республикасы Югары Суды карарына кассация тәртибендә шикаять белдерелгән иде.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе утырышында катнашты, анда “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эш йомгаклары чыгарылды.
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Сүз ТР Мәдәният министрлыгының урта уку йортларының автономияле учреждениеләргә күчүе турында барды.

28
август, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында узган киңәшмәдә катнашты. Анда Татарстан Республикасы Законнар җыентыгын әзерләү мәсьәләсе карап тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, аның эшендә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты. Комиссия утырышында ТР ҮСКнең Контроль-ривизия хезмәте составы һәм аның турында Нигезләмәләр мәсьәләсе тикшерелде. Үзәк сайлау комиссиясендә Контроль-ривизия хезмәте оешкан, ул 15 кешедән гыйбарәт һәм аңа ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов кергән.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов эш сәфәре белән Тәтеш шәһәрендә булды. Визитның сәбәбе – Тәтеш муниципаль берәмлеге администрациясе җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре өчен махсус бүлеп биргән яңа бинада җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру мәсьәләсе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International