2021 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге актив эшен дәвам итә, анда категориягә бәйсез рәвештә, барлык гражданнар да мөрәҗәгать итә ала. Үзәк базасында хокукый ярдәмне министрлык белгечләре, адвокатлар һәм юридик клиникалар вәкилләре күрсәтә.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Жанна Старостина һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Лилия Шакирова белән берлектә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнаштылар.
2021 елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурсның икенче этабы түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Кремль ур., 16.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Министрлык эшенә зур өлеш керткән ветеран-остазларны котладылар.
2021 елның 28 сентябреннән 30 сентябренә кадәр республиканың хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме тарафыннан Түбән Кама районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.
2021 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.
Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов та катнашты.