ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Халыкара инвалидлар көне кысаларында видео-конференц-элемтә режимында I, II һәм III төркем инвалидларына, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды.

2021 елның 3-12 декабрендә 14 яшьтән узган һәм теләге булган һәр кеше V Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантын язуда катнаша һәм үзенең юриспруденциядә белемнәрен тикшерә ала.

Министрлык, җәмәгать судьялары аппаратларына кадрлар җәлеп итү өчен, республикабызның югары уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары белән актив эш алып бара. Шулай итеп, «1 нче гимназия»нең 9 «а» сыйныф укучылары Чистай суд районы җәмәгать судьялары участокларында булдылар, анда аларга мини-экскурсия үткәрделәр һәм җәмәгать юстициясе турында сөйләделәр.

2021 елның 21 декабрендә 14.00 сәгатьтә Юстиция министрлыгы аппаратында (Казан шәһәре, Кремль ур., 16) конкурсларның икенче (турыдан-туры) этабы узачак.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген коллективның гомуми җыелышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин министрлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән котлады.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Юристлар көнен бәйрәм итү алдыннан Казан Ратушасында Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру, Татарстан Республикасының «Ел юристы» юридик премиясен, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.

Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышы узды.


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары Югары Судта узган эшлекле киңәшмәдә катнаштылар.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурс финалы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International