2016 елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләре белән керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәти йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру буенча өйрәтү семинары узды.
2016 елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Арча муниципаль районына чыкты.
2016 елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре А.Н.Ханеняның гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү турында республика адреслы программасын үтәү мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан республиканың Азнакай муниципаль районына баруы гамәлгә ашырылды.
2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
2016 елның 17-18 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны кисәтү комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшләрне тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Кайбыч районына чыктылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылган “Ел юристы” I Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында яшәүче гражданнар белән видеоконференция элемтәсе режимында аралашты.
2016 елның 15 нче һәм 17 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларындагы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгындагы вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.