ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Теория: 2013 елның 06 октябрендәге “РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” № 131-ФЗ номерлы федераль закон новеллалары” темасына Татарстан Республикасы шәһәрләр округлары һәм муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләрен укыту эшен гамәлгә ашырды.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 31 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында чыгыш ясады.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2015 елның 3 ноябрендәге № 92-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру турында видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән  аттестация комиссиясе утырышы узды.

2016 елның 28 мартындаТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырыш Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә узды.

2016 елның 29 нчы мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эш төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультация бирү төркеме составында, кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Тукай районының Азьмушкино һәм Князево авыл җирлекләренә чыктылар.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында узган Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар.


25
март, 2016 ел
җомга

2016 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.

2016 елның 22-23 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны кисәтү комиссиясе эшче төркеме әгъзалары  әлеге юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районына чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International