Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка керәчәк балалары өчен, “Белем көненә” багышлап, бәйрәм чарасы уздырылды.
2014 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Министрлык хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Кама Тамагы муниципаль районына бардылар.
2014 елның 14 августында Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 1,5,6,8 нче суд участокларының яңа бинасы ачылды. Уздырылган ремонт эшләреннән соң Агрономическая урамындагы 76 нчы йортта урнашкан 678,3 кв.метрлы җайлы урыннарга 4 нче суд участогы күчте, шуларның өчесе оешкан көннәреннән бирле Груздев урамындагы 4 нче йортта 183 кв.метрлы ярымподвалда урнашкан иде. 2013 елның 26 сентябрендә оешкан дүртенче суд участогы Коротченко урамындагы 2 нче йорттан күчте.
2014 елның 13 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре өчен «Документлар әйләнеше» темасына укыту уздырылды. Электрон документлар әйләнеше системасындагы яңалыкларга, аерым алганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре проектларын ведомствоара килештерүгә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат –аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә һәм Яңа Чишмә муниципаль районында “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерүләр уздырдылар.
2014 елның 11 августында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъва кылган гражданнар өчен законнарны белүләренә һәм кирәкле гыйлемнәр дәрәҗәсен бәяләүгә карата тестлар әзерләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә: