ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 11 августындагы № 584 карары белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп Заһидуллин Рөстәм Илдус улы билгеләп куелды.

2014 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсында катнашу өчен дәгъвачылар сайлап алуны оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы уздырылды.

Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең И.И.Гыйрфанов җитәкчелегендәге делегациясе Ульяновск өлкәсендә уздырылган «ЮрВолга-2014» IV халыкара яшьләр юридик форумында катнашты.

2014 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында 2014 елның II кварталы йомгаклары буенча республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының административ комиссияләре һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфа затлары эшчәнлеген җирле үзидарә органнары тарафыннан оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.


8
август, 2014 ел
җомга

2014 елның 7 августында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырылды, ул гидротехник корылмаларга муниципаль милек хокукын дәүләт теркәве һәм шушы объектларны тотуны финанслау мәсьәләләренә багышланды.

2014 елның 7 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары А.Д.Шәмсиева, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тармак бүлекләре вәкилләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык кертүнең проблемалы мәсьәләләре һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү каралды.

2014 елның 7 августында «Главтатдортранс» ДКУдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушуы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ һәм “Татавтодор” ААҖ катнашында Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырылды.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 6 августында республиканың муниципаль районнарына барулар буенча расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм министрлык белгечләре җирле үзидарә органнарына консультацион –методик ярдәм һәм гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Азнакай муниципаль районына бардылар.


5
август, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 2 августында Татарстан Республикасы министр урынбасары М.М.Ибәтов, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, Кукмара муниципаль районына килеп гражданнарны кабул итте.

2014 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президент Аппаратында, Казан Мэриясе тәкъдиме буенча, торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү итү мәсьәләләренә һәм индивидуаль шәхси төзелеш өчен тәгаенләп бирелгән кишәрлекләрдә законсыз күпфатирлы йортлар төзү проблемаларына багышланган эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук, Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль эзләнүләр үзәге вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International