Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 16 октябрендә кабул ителгән 764нче номерлы “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчлеккә каршы эшчәнлекне тәэмин итү” дәүләт программасының «2014 елда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру” 5нче Подпрограммасын үтәүне контрольдә тоту буенча үзенә йөкләнгән вазыйфаларны тормышка ашыру ниятеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Подпрограмма чараларының үтәлешен тикшерү барышында тупланган мәгълүматлардан чыгып, 2014 елның беренче яртыеллыгы буенча кыскача күзәтү һәм аны тормышка ашыру буенча мониторинг әзерләнде.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең 2нче разрядлы өлкән белгече – Татарстан Республикасы Минзәлә районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия җитәкчесе вазыйфасы өчен конкурс игълан итә.
2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәтенең 2нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия җитәкчесе, суд утырышы секретаре һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфалары өчен конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге начальнигы Хәсәнов Марат Хәкимовичның вакытсыз вафат булуы сәбәпле аның гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мәрхүм белән хушлашу 2014 елның 14 июлендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Чуйков урамы, 54нче йорт адресы буенча 7нче шәһәр клиник сырхауханәсендә була.
25 июльдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республиканың авыл җирлегендә яшәүче гражданнарына торак-коммуналь хезмәтләр буенча юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән видеоконференция элемтәсе режимында гражданнарны кабул итте. Видеоэлемтә белән 19 муниципаль районнан 43 кеше файдаланды.
25 июльдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының беренче урынбасары вазифаларын үтәүче М.М.Ибәтов җитәкчелегендә, Югары Ослан муниципаль районы һәм ОАО «Иннополис» вәкилләре катнашында Введенский Бистәсе авыл җирлеген бүлеп үзгәртү мәсьәләләренә кагылган киңәшмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш планы буенча, җәмәгать судьялары эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә оешканлыгын өйрәнү максатыннан, архив эшчәнлеге һәм эш башкару өлкәсендә методик һәм практик ярдәм күрсәтү йөзеннән, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратына кагылган башка мәсьәләләр буенча, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре 21 июльдән 25 июльгә кадәр Чаллы шәһәренең 15-17, 20-24 номерлы участокларында булып, җәмәгать судьялары аппаратында эш алып бардылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыруның һәм тикшереп торуны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.
2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында класслы чин бирүгә һәм дәүләт граждан хезмәтенең биләнүче вазыйфасына туры килүгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
2014 елның 22 һәм 24 июлендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының «2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чараларын үтәүләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында һәм Балтач муниципаль районында планлы тикшерүләр уздырылды.