ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү һәм халыкка хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының №УП-156 Указы һәм “Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 02.11.2012 №73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә, республика авылларында яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.


16
май, 2014 ел
җомга

2014 елның 14-15 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Аксубай һәм Яңа Чмшмә муниципаль районнарына бардылар.


14
май, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.


13
май, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы уздырылды. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында» гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү буенча Балтач муниципаль районында уздырылган чараларда катнашты.


10
май, 2014 ел
шимбә

2014 елның 9 маенда Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәк салу тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.


9
май, 2014 ел
җомга

2014 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында Балтач муниципаль районы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хокукый ярдәм күрсәттеләр.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 8 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Балтач муниципаль районында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта катнашты.

2014 елның 7 маенда 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Югары Ослан авылының “Яшүсмерләр-яшьләр клубы” ММУдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары А.Ф. Мөбәрәкшин һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Башлыгы М.Г.Зыятдинов Югары Ослан районы ветераннары белән очрашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурста катнашу өчен документлар кабул итү срогын 2014 елның28 маена кадәр озайта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International