Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре агымдагы елда беренче тапкыр Югары Ослан муниципаль районына чыгып, районның җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю, административ комиссия төзү һәм аның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеген билгеләү вәкаләтләрен үтәвен өйрәнделәр.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2024 елда мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм гавами хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен Министрлыктан кандидатны билгеләү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә узды.
Республиканың Саба районында яшәүчеләргә пенсия һәм социаль тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм салым законнары өлешендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Ел саен үткәрелә торган “Лыжня России” бөтен илдән актив ял итәргә яратучыларны чаңгы ярышында янә берләштерде. Массакүләм старт 1982 елдан башлап ел саен февральнең икенче шимбәсендә үткәрелә, анда илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше катнаша.
Алабугада Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ структур бүлекчәләре коллективлары белән очрашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык җитәкчелеге гражданнар җыеннарында, хезмәт коллективлары җыелышларында, хисап утырышларында даими катнаша.
Бүген юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районына эш сәфәре белән килде. Аның катнашында Олы Шүрнәк авылында гражданнар җыены һәм “Алабуга электр челтәрләре”ААҖ филиалының хезмәт коллективы белән җыелыш узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфасына Боровков Максим Сергеевич билгеләнде.