Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2013 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында чираттагы киңәшмә уздырылды, анда җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне алып бару өчен җир кишәрлекләрен алу турындагы карарларны кабул итү тәртибе мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Аерым алганда, киңәшмәдә катнашучылар җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне башкару өчен кирәкле җир кишәрлекләрен алу механизмына, шулай ук вәкаләтле органнар тарафыннан тиешле карарлар кабул итү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
2013 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Саба муниципаль районы гражданнарын хокукый мәсьәләләр буенча видео аша кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнар ваклап сату базарларына, торак булмаган урыннарны үз белдекләре белән кулланып, нигезсез матди баюга, опека билгеләүгә, салым салуга бәйле сорауларга һәм башка сорауларга җавап алдылар.
2013 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференция режимында “Коррупциягә каршы муниципаль программалар эшләү практикасы һәм аның төп аспектлары” темасына укыту семинары уздырылды.
2013 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2013 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды, анда “2014–2020 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы проекты буенча фикер алышынды.
2013 елның19 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов киңәшмә уздырды, анда “Җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне алып бару өчен кирәкле җир кишәрлекләрен алу турындагы үтенечнамәләрне әзерләү һәм карау, шулай ук аларны алу турында карарлар кабул итү хакында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.04.2013 № 294 карары нигезендә җир кишәрлекләрен алу мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
2013 елның 21 июнендә Россия юристлары ассоциясе Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көнен уздыра.
Бу гамәл кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, республика Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә, Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көнен уздыра.
Татарның милли бәйрәме Сабантуй күптән инде күпмилләтле бәйрәмгә әверелде. Бу күркәм бәйрәмне Татарстанда гына түгел, Россия регионнарында да, ерак һәм якын чит илләрдә дә бәйрәм итәләр.
2013 елның 15 июнендә Сабантуй Тын елга (Дон) җирендә Ростов-на-Дону шәһәрендә дә узды һәм анда 700дән артык кеше җыелды. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Ростов-на-Дону Сабантуена Татарстан вәкиле булып барды.
2013 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының боерыгы нигезендә расланган исемлек буенча аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 11 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.