ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы белгечләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы архивына Министрлык эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча комплекслы тикшерү уздырдылар.
Документларны саклауның тәэмин ителеше, хисап документларын алып бару, документлардан файдалану һәм социаль-хокукый характердагы белешмәләр бирү тикшерелде.


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 6 июлендә Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын ачу тантанасы узды. Бу көнне Казан Универсиаданың төп символы – Универсиада Утын каршы алды. Башкаланың меңләгән кешесе, кунаклары, спортчылар, волонтерлар, әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган һәммәсе бу күренекле вакыйгада катнашты.


5
июль, 2013 ел
җомга

2013 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына гражданнардан 193 мөрәҗәгать керде. 2012 елның шул ук чорында 252 мөрәҗәгать кергән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәсми порталындагы Интернет-кабул итү аша да барлыгы 108 мөрәҗәгать керде, 2012 елның шул ук чорында – 144.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 2 июлендә Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Мамадыш муниципаль районына бардылар.


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Чаллы шәһәрендә узучы «Trilife» Кама триатлонында катнашты. Ярышларда Казан, Уфа, Ижевск, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән 68 спортчы катнашты.

2013 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты составында җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү өчен Саба муниципаль районына бардылар.


28
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектларын тәкъдим итте:

2013 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатында Әлки муниципаль районында булдылар.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 27 июнендә Казанда “Россия юристлары ассоциясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасыныңТатарстан төбәк бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе уздырылды, ул төбәк бүлекчә Советы карары буенча чакырылды. Конференция эшендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең барлык җирле бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Конференциянең көн тәртибенә төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов отчеты һәм төбәк бүлекчәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында төбәк бүлекчәсе ревизоры Л.М.Вәлиулова отчеты кертелгән иде.

2013 елның 21 июнендә Россия юристлары ассоциясенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы бөтенроссия көне уздырылды.
Көне буена республика территориясендә һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе базасында җәмәгатьчелекне кабул итү пунктлары, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисе В.В.Путинның Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, Россия Федерациясе Президентының Идел буе округында тулы вәкаләтле вәкиленең Чаллы шәһәрендәге кабул итү бүлмәсе, Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге биш үзәге эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International