ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре Совет районының 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Яңа Савиново районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Совет районының 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Секретарь вазыйфасына квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.


8
февраль, 2013 ел
җомга

Кичә, 2013 елның 7 февралендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Яшь юристлар Советының быел беренче утырышы булып узды, аны Совет рәисе Станислав Александров алып барды. Утырыш күркәм гамәл белән башланып китте: Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Россия юристлары ассоциясе исеменнән коррупциягә каршы темага мәктәп иншалары һәм социаль реклама конкурсында җиңүче Казан шәһәре Вахитов районы 5 нче лицееның 8 ”в” сыйныфы укучысы Римма Шәйхетдиновага һәм “Иң яхшы агитация плакаты” номинациясендә җиңү яулаган “Мисс коррупция” проекты авторы 11 “б” сыйныф укучысы Иванюшкина Полинага рәхмәт хатлары тапшырды, аның ризалыгы белән әлеге проект социаль реклама сыйфатында ТР Юстиция министрлыгы сайтында, шулай ук министрлыкның мәгълүмат стендында кулланылачак.

“Миграционное право” (№4,2012г.) журналы Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның “Чит ил гражданнарын тоту өчен махсус учрежениеләр булдырганда Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан Россия Федерациясе Конституция үтәләме? Россия Федерациясе Федерация Советы РФ субъектларының законлы хокукларын яклады” дигән мәкаләсен бастырып чыгарды.


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген министрлыкның актлар залында уздырылган коллегия утырышында “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актлар иҗат итү эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә каралды, әлеге мәсьәлә буенча нотык белән юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров чыгыш ясады.

5 февральдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чараларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов җитәкчелегендә 12 нче эшче төркем утырышы уздырылды.


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Совет районының 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Идел буе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире һәм Татарстан Республикасы Тәтеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


1
февраль, 2013 ел
җомга

2013 елның 31 гыйнварында мотор ягулыгының (автомобиль бензины, дизель ягулыгы) сыйфатсыз продукциясен реализацияләү фактлары буенча административ җаваплылыкны көчәйтү максатларында эшләнгән “Админстратив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә парламентарийлар тарафыннан каралды.

Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренең вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле рәвештә 2013 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә булачак 7 җәмәгатьчелек вәкилен тәкъдим итте.
Кичә, 2013 елның31 гыйнварында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Закон проектын юстиция министры М.М.Корманов тәкъдим итте.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 30-31 гыйнварында Казанда мәктәп укучыларының хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы (республика олимпиадасы) уздырылды, анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 9-11 сыйныфларның 166 укучысы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International