ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2012 ел
җомга
Бюджет акчасын кулланганда хокук бозуларга каршы торуны активлаштыру, законсыз финанс чараларын юк итү, икътисадның күләгәдә калучы секторы эшчәнлеген чикләүче законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр кертү, законсыз финанс операцияләренә каршы тору механизмына контрольне көчәйтү һәм киңәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 16 июлендәге 1184-р номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы икътисадында акчаның яшерен әйләнешен киметүгә карата тәкъдимнәр кертү буенча эшче төркем оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына карата квалификация таләпләре үзгәрү сәбәпле, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторы әйдәүче киңәшчесе вазыйфасын биләп торуга конкурсны уздырмавын хәбәр итә.
2012 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, Алабуга муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максаты белән әлеге районга барып кайттылар.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы барышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов түбәндәге Татарстан Республикасы законнары проектлары белән таныштырды:

10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә “Иннополис” инновацион үзәген төзү турында чираттагы киңәшмә булды.
10 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Утырышта 5 мәсьәлә каралды

9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Көз башлануга инде ничә ел рәттән республикада “Урман утырту көне” киң масштаблы табигатьне саклау көне уздырыла, анда төрле министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре дә катнаша. Узган шимбәдә, 6 октябрьдә, ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә табигать-ананы саклау буенча гомуми изге эшкә өлеш кертүне үз бурычы дип санады.
БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча 1991 елдан алып һәр ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең төп максаты – өлкәннәр проблемаларына игътибарны җәлеп итү. Моңа бәйле рәвештә, 2012 елның 6 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү департаменты хезмәткәрләре тарафыннан Лаеш муниципаль районының Орел авыл җирлегендә өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу оештырылды.

8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов һәм республиканың Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев Мамадышта булып кайттылар. Алар эш сәфәренә куанычлы вакыйга уңаеннан чыктылар.
2012 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында, муниципаль берәмлекләргә хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы белгечләре белән берлектә Нурлат муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән очрашу үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International