18 октябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин алып барды. Утырышта, Иҗтимагый совет әгъзалары белән беррәттән, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
2012 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты һәм 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.