ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

31
август, 2012 ел
җомга
“Мир бизнеса” журналы (№ 2, 2012 ел) Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасының атказанган юристы М.М.Корманов белән “Законнар системасын камилләштерү” дип аталган әңгәмә бастырып чыгарды. Анда М.М.Корманов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшчәнлеге турындагы һәм республиканың законнар системасын камилләштерү мәсьәләләре хакындагы сорауларга җавап бирә.
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә тикшерү үткәрделәр.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән җөмһүриятебезнең төп дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлавымны кабул итеп алыгыз!
2012 елның 7-10 сентябрендә Казанда “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында III Бөтенроссия футбол  турниры була. Чараны ачу тантанасы  7 сентябрьдә Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол – җиңел атлетика мәйданында булыр дип көтелә.
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, 2012-2014 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга караган республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем әгъзасы буларак, Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында дини экстремизмны профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлтелгән чараларда катнашты.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Президентының “2012-2013 елларга коррупциягә каршы торуның илкүләм планы һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 13 мартындагы 297 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 17 августындагы 713 нче карары чыгарылды.

24
август, 2012 ел
җомга
2012 елның 23 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының ТР Спас муниципаль районында үтәлешенә күчмә тикшерү үткәрде.

22
август, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 1 августыннан алып 25 августына кадәр “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!” акциясе уза, аның нигезенә гаделлек идеясе салынган: балалар төрле финанс мөмкинлекләре аркасында үзләрен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел. 1 сентябрь – беренче сыйныфка баручы һәркем өчен яңалык белү шатлыгына төренгән бәйрәм ул, һәм аны бернәрсә дә бозарга тиеш түгел.

21
август, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 18 августындагы шимбә көнне Россия юристлар ассоциациясе төбәк бүлегенең Татарстан делегациясе, “ЮрИдел” Икенче Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашып, Ульяновск өлкәсеннән әйләнеп кайтты. Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 185 яшь юрист килгән иде. “ЮрИдел”дә катнашучылар ике көн дәвамында тематик секцияләрдә эшләде, спорт чараларында көч сынашты һәм күңел ачу программаларында кәеф күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International