Бүген Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге делегациясе, аңа Яшь юристлар советы әгъзалары – Совет активистлары һәм РЮАнең төбәк бүлеге әгъзалары керде, Ульяновск өлкәсенә китте. Сәфәрнең максаты - Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан “Россия юристлар ассоциациясе”нең төбәк бүлеге белән берлектә оештырылган "ЮрИдел” Икенче Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашу. Россиянең төрле төбәкләренән килгән яшь юристлар “Акчарлак” (“Чайка”) спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында (Идел елгасының Юрма култыгы) яшьләргә хокукый белем бирүгә, аларда кирәкле һөнәри һәм этик сыйфатлар булдыруга ярдәм итүне күздә тоткан бер төркем чараларда катнашачак.
2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программа кысаларында 2012 елның 9 августында Мамадыш муниципаль районы территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сон авыл җирлекләрендә авыл җирендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы күчмә кабул итү булды, аны мәгълүмат-консультация бирүче белгечләр төркеме уздырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Татарстан Республикасында берничә федераль максатчан программаны (ФМП) тормышка ашыру өчен, федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең (җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрдәнов) чираттагы айлык утырышы булды.
2012 елның 9 августында Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре Мамадыш муниципаль районында булып кайттылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының (алга таба – Программа) 2012 елның беренче ярты еллыгында үтәлешенә мониторингны Программаны башкаручылар – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнеп үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Кичә, 2012 елның 8 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булды.
Кичә, 2012 елның 8 августында, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 134 нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә хәл иткеч тавыш бирү хокукы булган әгъзалар билгеләү өчен кандидатуралар турында мәсьәлә каралды (видеоконференция тәртибендә).