ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте “Россия Федерациясе чикләрендә Россия Федерациясе гражданнарын вакытлыча яшәү һәм яшәү урыны буенча теркәү һәм теркәү хисабыннан төшерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 869 номерлы карар кабул итте.
РФ Президенты “Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны имзалады.

8
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
“Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 2009 елның 9 февралендәге 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе билгеләнде.

3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелде: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында канцелярия мөдире, суд утырышы сектетаре һәм суд участогы консультанты.
2011 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы үтте. Аның барышында 7 закон проекты тикшерелде

29
октябрь, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Кайбыч районы гражданнарын видеоконференция элемтәсе режимында кабул итте. Әлеге видеоконференция режимындагы кабул итү министр өчен өченчесе иде.

28
октябрь, 2011 ел
җомга
РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 24 октябрендәге 860 номерлы карары нигезендә Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат биргән өчен түләү алу кагыйдәләре расланды. Дәүләт органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат биргән өчен түләү түбәндәге очракларда алына: Соратып алына торган һәм алынган мәгълүматның күләме А4 форматагы 20 биттән, А3 форматтагы 10 биттән, А2 форматтагы 5 җиттән, яисә А2 форматыннан зуррак форматтагы 1 биттән (мәгълүмат кәгазь рәвешендә бирелсә) һәм 1 мегабайттан (мәгълүмат электрон рәвештә бирелсә) арткан очракта, соратып алына торган документларның һәм (яисә) материалларның күчермә нөсхәләрен әзерләүгә чыгымнарны, шулай ук аларны почта аркылы җибәрү чыгымнары исәпкә алып түләү күләме билгеләнә.

27
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларына билгеләү өчен тәкъдим иткән кандидатураларны хупладылар. Әлеге кандидатларны Татарстан Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Фәридә Волкова тәкъдим итте.

24
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 24 октябрендә Россия Юристлары ассоциациясе Россия халкына түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрде. Әлеге чара чикләрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе эгидасы астында, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрде.
Россия Юстиция министрлыгында Россия Финанс министрлыгының 2011 елның 2 августындагы 91н номерлы боерыгы теркәлде (теркәлү номеры № 22000), аның нигезендә ОСАГО шартнамәсен төзегәндә техник күзәтү талонының сериясен һәм номерын, шулай ук чираттагы техник күзәтү вакытын күрсәтү мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International