ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының 2011 елның 23 ноябрендә булган утырышы нәтиҗәләренә нигезләнеп әзерләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты буенча килештерү киңәшмәсен үткәрде.
2011 елның 1 декабрендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комитет рәисе Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы булды.

30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында Балигъ булмаганнарның эшләре комиссияләре эшләре һәм аларның хокукларын яклау турында” 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру чаралары хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын карап тикшерү буенча киңәшмә булды.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Казан шәһәренең Идел буе районы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратының (Габишев ур., 35 й. адресы буенча урнашкан 7-10 нчы номерлы һәм Авангард ур., 143 й. адресы буенча урнашкан 1-6 нчы номерлы суд участоклары) хезмәткәрләре белән очраштылар.

29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 29 ноябрендә Экспертиза советы утырышы булды. Анда 6 закон проекты турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын (канцелярия мөдире, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд участогының суд утырышы секретаре һәм консультанты) биләп торуга конкурс үтте.

28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе утырышын үткәрде. Анда комиссиянең 2012 елга эш планы турында фикер алышынды.
2011 елның 26 ноябрендә, шимбә көнне, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының һәм Татарстан Республикавсы дәүләт органнарының апппаратлары хезмәткәрләре арасындагы Спартакиада кысаларында егетләр командалары арасында бильярд буенча ярышлар булды.

26
ноябрь, 2011 ел
шимбә
2011 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында ике Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте: “Татарстан Республикасы Питрәч районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” (1 нче укылыш) һәм “Татарстан Республикасы Арча районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” (1 нче укылыш). Ике закон проекты да тулысынча диярлек кабул ителде.

24
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 23 ноябрендә «2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын раслау турында” 2008 елның 22 сентябрендәге 693 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында коррупциягә каршы торуны көчәйтү чаралары хакында” мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International