ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2010 ел
чәршәмбе
“Җиңел автомобильләрне инвалидлар милкенә бирү турында” 2010 елның 12 июлендәге Россия Федерациясе Хакимияте Карары нигезендә инвалидларга медицина күрсәтмәләре буенча түләүсез рәвештә файдалануга бирелгән җиңел автомобильләр алар милкенә тапшырыла.

13
июль, 2010 ел
сишәмбе
Студентларның практика үтүләре төп белем бирү программасының мөһим бер өлеше һәм уку процессын оештыру формаларының берсе булып тора.
Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча Дәүләт Думасы Комитеты палатага коммуналь уңайлыклар өчен даими рәвештә түләмәүче бурычлы фатыйр милекчеләренә катгый җәза бирүгә юл куярлык закон проектын карарга тәкъдим итте.

12
июль, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 28 июнендәге 34-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә “Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законына һәм административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.3, 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
2010 елның 12 июлендә Татарстан Республикассы Юстиция министрлыгында “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон (алга таба - Федераль закон) үз көченә керү белән бәйле кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасының закон чыгаручы һәм бүтән норматив хокукый актларын эшләп чыгару буенча эшче төркем утырышы узды.

10
июль, 2010 ел
шимбә
Билгеле булганча, 2010 елның 2 июлендә Санкт-Петербургта Беренче яшьләр юридик форумы узды. Аның эшчәнлегендә Россиянең барлык регионнарыннан, шул исәптән Татарстаннан 400 гә якын 3-5 курс студенты катнашты.

9
июль, 2010 ел
җомга
Д. Медведев “Микрофинанс эшчәнлек һәм микрофинанс оешмалар турында”Федераль законга кул куйды.
Закон Россиядә микрофинанс эшчәнлек булдыруның хокукый нигезләрен билгели. Шундый эшчәнлек төшенчәсе астында 1 млн. сумнан артык булмаган күләмдә бурыч бирү буенча микрофинанс оешма дәрәҗәсенә ия булган юридик затларның эшчәнлекләре күздә тотыла.

8
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиции министры М.М.Корманов тәкүдиме буенча тагын бер Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде: «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында»
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты өч укылышта да кабул ителде. Билгеле булганча, 2010 елның 1 июленнән “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” 11.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

7
июль, 2010 ел
чәршәмбе
Узган көнне Казан шәһәре икътисад, идарә һәм хокук Институты бинасында Татарстан Республикасы Прокуратурасының хокук мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү бүлмәсе ачылды. Кабул итү бүлмәсенең төп бурычы – социаль сакланылыш астында булмаган гражданнарга – пенсионерларга, инвалидларга, студентларга, фәкыйрьләргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә түләүсез нигездә юридик ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International