ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә гавами хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган таләпләрнең һәм суд карарларының үтәлешен мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында 2024 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак, аны әзерләү буенча координацияләү функцияләре Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән. Бу мөһим чара ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Мондый вәзгыятьтә коррупцион килешүләргә керүдән баш тарткан гражданнар өлеше сизелерлек артты: 2015 елда бу күрсәткеч 38% булса, хәзерге вакытта ул 60% ка җитте. Бу хакта “Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы” XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик хәбәр итте.

2016 елдан Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча республиканың тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыралар.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә “VK Звонки” платформасында 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

2024 елның 13-14 ноябрендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыруны өйрәнү буенча  Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисенең Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашуында катнашты. Очрашу “Казан Экспо” да “РОСТКИ” Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II Форумы кысаларында узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның еллык республика конкурсын уздыру комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Атна саен, пәнҗешәмбе көннәрендә, ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы базасында гражданнарны кабул итә.


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International