Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турындагы Законның 2 статьясына үзгәрешләр кертүгә юнәлдерелгән закон проектын карадылар һәм хупладылар.
Казан шәһәре Идел буе районының 136 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе Илфат Мингалимов 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Яшьләрнең хокукый хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән бу мөһим чарада 60ка якын укучы катнашты.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары өчен “Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар” программасы буенча укулар башланды.
Казанда, Бокс һәм теннис үзәгендә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Федераль порталда бастырылган закон проекты нигезендә, җәмәгать судьялары салым бурычларын түләтү турындагы эшләрне бүтән карамаячак. Салым органнары физик затлардан салым бурычларын суд приставлары хезмәте аша суд тикшерүләреннән башка түләтә алачак. Бу яңалык бурычларны кайтару процессын гадиләштерүгә һәм тизләтүгә юнәлдерелгән.
Казанда яшәүче аз керемле ханым “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алынган түләүсез юридик ярдәм өчен ихлас рәхмәтен белдерде. 2021 елның декабрендә ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, һәм шуннан бирле аның мәнфәгатьләрен “Столица” ТР Адвокатлар коллегиясе адвокаты Вера Геннадьевна Грохова яклый башлаган.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль нормалар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтовның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән традицион очрашуы узды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Безнең көч - бердәмлектә!” хәйрия концертында катнашты. Чара Алабугада узды һәм анда бик күп катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде, шулай ук төрле мастер-класслар оештырылды.
Министрлык хезмәткәрләре тирән кайгы кичерә - 3 ноябрь көнне, 64 нче яшендә Илдар Фуат улы Вафин вафат булды. Хушлашу иртәгә, 4 ноябрьдә, 10:30 сәгатьтә Юдино зиратында була.