Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Анда 4 федераль закон проекты һәм берничә республика законы проектлары тикшерелде. Барлык закон проектлары Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән гражданнарны күчмә кабул итү графигы нигезендә, Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратында, шулай ук Казан шәһәренең Совет районы, Татарстан Республикасының Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре, Татарстан Республикасының Менделеевск һәм Зәй районнарының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.