Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер–министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының урынбасары рәисе Ә.Б.Сираҗетдинов белән Министрлыкның квалификация комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең белемнәренә, күнекмәләренә һәм һөнәр дәрәҗәсенә бәя бирделәр.