ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре лаеклы ялда булган элеккеге хезмәттәшләрен котладылар.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

“Хезмәт резервлары” спорт-савыктыру комплексы һәм “Мирас” спорт комплексы мәйданчыкларында республика Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында футбол буенча турнир узды. Ярышлар дәүләт хезмәткәрләре арасында сәламәтлекне һәм физик активлыкны ныгытуда мөһим роль уйный, бу “Демография” милли проектының “Спорт — тормыш нормасы” федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Иртәгә, 8 октябрьдә, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында туры эфир узачак. Министр республикада яшәүчеләрнең кушымта аша түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында сөйләячәк, шулай ук юстиция өлкәсендәге башка цифрлы карарлар турында мәгълүмат белән дә уртаклашачак.

Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ел саен көзге чорда үткәрелә торган “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында республиканың урман массивларын торгызуга үз өлешләрен керттеләр.


5
октябрь, 2024 ел
шимбә

Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, анда Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик катнашты.

КДЭУда “Кайнау ноктасы”нда коррупциягә каршы көрәш буенча проект старт алды. Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимовның коррупциягә каршы көрәш буенча беренче лекциясе узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкта вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс узды.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышында совет әгъзалары закон проектларын карадылар. Алар нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан этләрне ирекле теркәү мәҗбүригә әйләнә, ә 2025 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләрне бозган өчен, шул исәптән хайванннарны мәҗбүри теркәү үтәлмәгәндә, административ җаваплылык кертелә.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы уза. Алабуга районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бәйрәмгә багышланган чараларда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International