Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы әгъзалары “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проектын карадылар һәм хупладылар. Закон проекты муниципаль идарә системасында ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның потенциалын нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлдерелгән.
Мәгариф хезмәткәрләренең Алабуга районында узган август конференциясендә алдагы уку елына мәгариф системасын үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың белем бирү объектларын төзүдә һәм укучыларның югары нәтиҗәләр күрсәтүләрендә алдынгы булуын билгеләп үтте. Чара КФУның Алабуга институтында узды һәм анда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясендә катнашты. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “1 нче сентябрь - беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Беренче тапкыр мәктәпкә укырга бару һәр бала тормышында мөһим момент”.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында күчмә чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Консультацияләрне Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокатлар, нотариуслар, профильле ведомстволар һәм күзәтчелек органнары вәкилләре үткәрде.
Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышлап Министрлык һөнәри тормышлары җәмәгать судьялары институтын булдыру һәм үстерү белән тыгыз бәйләнгән кешеләр турында мәкаләләр циклын дәвам итә.
Күп балалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган? Банкротлыкны рәсмиләштерү тәртибе ничек? Эш бирүче хезмәт хакын түләмәсә, нишләргә? Хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын ничек алырга? Мондый һәм башка сорауларга җавапларны квалификацияле юристлардан түләүсез алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясенең (Кытай) Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй белән очрашу уздырды. Очрашу “Казан Экспо” да “РОСТКИ” III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Республика халкының түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге артты. “Безнең бурыч - халыкка хезмәт күрсәтүне мөмкин кадәр гадиләштерү. Моның өчен тормышның һәр ситуациясе буенча актив хезмәт күрсәтүне үстерергә һәм гамәлгә кертергә кирәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.