ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 14 июлендә “Казан шәһәрендә яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты карары кабул ителде. Бу документ нигезендә Казан шәһәрендә яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе расланды.
Региональ үстерү министрлыгы хакимияткә яңа “ТКХ уңайлыклары белән тәэмин итү кагыйдәләрен” тәкъдим итәргә әзер. Үзгәрешләр хупланса, Россиялеләргә судан һәм газдан файдалануны исәпләү җиһазларын куйдыруга якын килүләрен үзгәртергә туры киләчәк.

2
август, 2010 ел
дүшәмбе
РФ Президенты “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” Федераль законны кабул итү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 29 июлендәге 227-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.

31
июль, 2010 ел
шимбә
Д.Медведев “Арадашчы катнашында бәхәсләрне җайга салуда альтернатив процедуралар (медиация процедурасы) турында” Федераль законга кул куйды. Бу документ Россия Федерациясендә альтернатив (юрисдикциячел булмаган) бәйсез затлар – үз эшчәнлекләрен профессиональ дәрәҗәдә башкара торган, шулай ук Россия Федерациясенең суд системасына булган йөкләмәне киметү максатында эш итүче медиаторлар катнашында бәхәсләрне җайга салу ысулларының хокукый шартларын булдыруга юнәлдерелгән

30
июль, 2010 ел
җомга
Д.Медведев “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм ана (гаилә) капиталы средстволары исәбенә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турында” Федераль законга кул куйды.

29
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Киләсе елда Россиядә юллар фонды булдырылачак – аның средстволары юлларны төзекләндерүгә һәм ремонтлауга тотылачак. Президентның шушы карары турында брифингта вице-премьер – РФ финанслар Министры А. Кудринхәбәр итте.

28
июль, 2010 ел
чәршәмбе
“Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль закон 2010 елның 1 июлендә үз көченә керде. Югарыда күрсәтелгән Законны башкару нигезендә Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәмин итү турында” Закон кабул ителде.
1999 елда хезмәт хакын түләүне тоткарлау белән бәйле булган авыр социаль хәл аркасында Җинаять кодексына 145.1. ст.  кертелгән иде. Анда хезмәт хакының түләнелмәве өчен эш бирүченең җаваплылыгы каралган иде. Вакыт узганнан соң илдәге хәлләр даимиләште, әмма мондый җинять эшләре даими рәвештә кузгатыла. Статиктикага караганда, алар барлык гражданнарның хезмәт хокукларын кимсетә торган җинять эшләренең 7-10% тәшкил итәләр.

27
июль, 2010 ел
сишәмбе
РФ Президенты 2010 елның 23 июлендәге 175-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Бу документ юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ санкцияләрен үзгәртә.

26
июль, 2010 ел
дүшәмбе
РФ Хакимияте рәисе 2010 елның 15 июлендә 1174-Р номерлы карарга кул куйды. Бу документ нигезендә автомобиль йөртергә өйрәтүче мәктәпләр автомобиль йөртү теориясен һәм практикасын укыту, шулай ук имтиханнар кабул итү хокукы өчен аккредитация алу мөмкинлегенә ия булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International