ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Хакимият кәрәзле элемтә операторларына яңа проект тәкъдим итте. Бу проект нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган штраф салынган автомобиль йөртүчеләр кесә телефоннары ярдәмендә аларны түли алачаклар. Түрәләр бу тәкъдим белән инде "Вымпелком” администрациясенә чыктылар. Шулай ук проектта МТС һәм “Мегафон” да катнашачак дип көтелә.

24
июль, 2010 ел
шимбә
Президент “Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең закон чыгаручы актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалтуларын тану хакында” Федераль законга кул куйды.

23
июль, 2010 ел
җомга
2010 елның 21-22 июлендә “Казан” тау чангыларында шуу курортында “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе субъектлары өчен модель норатив хокукый актлар әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды.

22
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләре һәм “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрү турында” 2006 елның 17 августындагы К-118\03-02 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министры боерыгы нигезендә бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс уздырылды:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 27.02.2009 елдагы 254-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын башкару буенча эшчәнлек дәвам ителә. Бу карар нигезендә Татарстан Республикасы территоиясенең Схемасын эшләп чыгару буенча эшче төркем төзелгән иде.

21
июль, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 1 июленнән 44-ЗРТ Татарстан Республикасы Законы тарафыннан Татарстан Республикасы административ хокук бозулар Кодексының 3,5 статьяларына үзгәрешләр кертелде.

20
июль, 2010 ел
сишәмбе
Узган көнне РФ Хакимияте Президиумының чираттагы утырышы узды. Утырышта В. Путин 2030 елга кадәрге ипотека кредитының үсеше Стратегиясен имзалавы турында хәбәр итте. Премьер-министр үтенече буенча вице-премьер А. Жуков документка аңлатма бирде. Стратегиянең төп максаты – экономкласс торагын үтемле итү.

19
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион комитеты Экспертлар советының чираттагы утырышы узды. Анда өч закон проекты каралды.
Бүген Дәүләт Думасы коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең үсүен тоткарлый торган закон кабул итте. Тиешле төзәтмәләр РФ Торак кодексына, административ хокук бозулар кодексына, шулай ук “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында”, “РФда электроэнергия һәм җылылык энергиясе тарифларын дәүләт тарафыннан җайга салу турында”, “Ветераннар турында” һәм “РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” законнарына кертелде.

17
июль, 2010 ел
шимбә
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Реестры расланды. Бу Реестр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең рәсми исемлегеннән һәм алар турында аерым мәгълүматлардан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International