ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның 27 июлендә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды. Бу документ тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең принциплары һәм процедурасы, түләү шартлары һәм тәртибе, гариза бирүчеләр хокуклары һәм хакимият органнарының вазыйфалары билгеләнә.

11
август, 2010 ел
чәршәмбе
Илебезнең регионнарында янгын куркынычы шартлары саклану сәбәпле РФ Хакимияте 03.08.2010 елдагы 595 номерлы Карары нигезендә урманнарда дәүләт янгын куркынычсызлыгын саклауны башкару турында Нигезләмә расланды. Бу Нигезләмә тарафыннан урманнарда дәүләт янгын куркынычсызлыгын саклау тәртибен билгели.

10
август, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 30 июлендә 61-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актларын үтәмәү кебек административ хокук бозулар һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын куллану тәртибен бозу турындагы эшләрне карау. Элегрәк күрсәтелгән хокук бозулар җәмәгать судьялары тарафыннан карала иде.
РФ Хакимияте тарафынна Россия Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгы әзерләгән закон проекты каралачак. Бу документ РФ Хакимиятенә һәм РФ субъектларының дәүләт хакимият органнарына табигати һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлгә дучар булган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү вәкаләтләрен бирү турында. Закон проекты әлеге ярдәмне күрсәтүче затларны һәм очракларны билгели.

9
август, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” 55-ТРЗ номерлы Законга кул куйды. Закон 262-ФЗ номерлы Федераль законны башкаруга юнәлдерелгән, ул Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итүнең үзенчәлекләрен, Федераль закон тарафыннан җайга салынмаган өлешендә, билгели.

7
август, 2010 ел
шимбә
Роспотребнадзор тарафыннан эш бирүчеләргә 25 тән 40 яшькә кадәр җылылыкка түземле булган хезмәткәрләрне генә эсселек һәм төтен шартларында урамда эшләргә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә.

6
август, 2010 ел
җомга
“Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 23 июлендәге 175-ФЗ номерлы Федераль законы бүген үз көченә керде. Бу документ нигезендә номерсыз йөрүче яисә номерларын төрлечә “бизәргә” тырышучы машина йөртүчеләргә 5 мең сум күләмендәге штраф яки машина йөртү таныклыгыннан бер айдан алып өч айга кадәр мәхрүм ителү яный.

5
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Д.Медведев “Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. Федераль закон тарафыннан “Бөтенроссия халык санын алу турында” һәм “Шәхси мәгълүматлар турында” федераль законнарга үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә субъектның милләте турындагы шәхси мәгълүматларын, аның язма рөхсәтеннән башка эшкәртү, шулай ук халык санын алу кәгазендә милләт турындагы сорауга җавапны һичшиксез сорау алынучы тарафыннан тутыру мөмкинлеге бирелә.

4
август, 2010 ел
чәршәмбе
Дәгъва гаризаларын арбитражга Интернет аша җибәрергә рөхсәт бирелде. “Электрон гадел хөкем” системасы тиздән эшли башлаячак: документларны Интерет сайтлар аша җибәрү мөмкинлеге булдырылачак.
Кремль матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, аерым закон актларына авыл халкы өчен даруларның үтемлелек сәләтен күтәрүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде. Яңа закон аптекалары булмаган авыл җирләрендә фармацевтика эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукына кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International