ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2010 ел
җомга
2010 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 262 номерлы “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тулаем һәм үз вакытында түләүче гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау турында” карар кабул ителде. Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасында торак-коммуналь уңайлыклар өчен тулаем һәм үз вакытында түләүче гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау чаралары билгеләнгән.

29
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2009 елның 25 декабрендә 2010 елга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Республика советы эшчәнлеге Планы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә Академиясе белән берлектә агымдагы елның 27 һәм 28 апрелендә “Норматив-хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм үткәрү” дигән темага семинар-практикум үткәрелде.

28
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
Россия Эчке эшләр Министрлыгы юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү Департаменты 2008 елның 24 ноябрендәге 1001 номерлы “Транспорт средстволарын теркәү тәртибе турында” Россяия ЭЭМ приказына үзгәрешләр проектын әзерләде.
Татарстан Республикасы Суд департаменты Идарәсенең статистик мәгълүматларына караганда җәмәгать судьялары зур йөкләнеш белән эшлиләр. Эшләрнең күбесен гадел-хөкемне башкару өчен тиешле шартлар булдырмыйча карау мөмкин түгел.

27
апрель, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 22 апрелендә Россия Федерациясе юстиция Министры урынбасары В.Лихачев “Интеллектуаль милекXXI гасыр” Бөтенроссия форумы эшчәнлегендә катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Д.А. Медведев үзенең “Россия Федерациясендә югары юридик белем бирүне камилләштерү чаралары турында” Указы белән Россия Федерациясе Хакимиятенә “Россия юристлары Ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына федераль дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган юридик кадрларны әзерләүче югары профессиональ белем бирү учреждениеләренең иҗтимагый аккредитацияләрен эшләп чыгару һәм гамәлгә кертүдә ярдәм итәргә, шулай ук Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә белем бирү эшчәнлеген лицензияле итү процедурасын камилләштерү һәм бу белем бирү учреждениеләренә дәүләт аккредитациясе үткәрү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

26
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
Җомга көнне Дәүләт Думасы өченче укылышта “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен камилләштерү нигезендә аерым Россия Федерациясе закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Әлеге документ РФ бюджет учреждениеләре челтәрен реформалый, аерым өлешенә казналылар дәрәҗәсен бирергә тәкъдим ителә.
Федераль собраниегә ел саен тәкъдим итә торган “Законлылык һәм хокукый тәртип торышы турында” докладында генераль прокурор Юрий Чайка ЮХИДИгә кискен мөнәсәбәтен белдерде. Докладта әйтелүенчә, инспекциянең административ хокук бозучыларны тоту белән мәшгуль, бу административ хокук бозуларга каршы  профилактикага комачаулый. “Ведомости” мәгълүматына караганда, бу статистика күрсәткечләрен ясалма рәвештә үстереп күрсәтүгә һәм коррупциягә китерә.

24
апрель, 2010 ел
шимбә
Гадәттәгечә, май бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында административ бина эчен җыештыру һәм Министрлык каршындагы территоиияләрне чистарту буенча субботник уздырылды.

23
апрель, 2010 ел
җомга
2010 елның беренче кварталы дәверендә Татарстан Республикасы юстиция адресына гражданнардан 112 язма гариза кабул ителде. Аларның 50% Татарстан Республикасы Хакимияте Рәсми порталының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International