ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган “Лыжня России” бөтен илдән актив ял итәргә яратучыларны чаңгы ярышында янә берләштерде. Массакүләм старт 1982 елдан башлап ел саен февральнең икенче шимбәсендә үткәрелә, анда илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше катнаша.


7
февраль, 2025 ел
җомга

Алабугада Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ структур бүлекчәләре коллективлары белән очрашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык җитәкчелеге гражданнар җыеннарында, хезмәт коллективлары җыелышларында, хисап утырышларында даими катнаша.


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районына эш сәфәре белән килде. Аның катнашында Олы Шүрнәк авылында гражданнар җыены һәм “Алабуга электр челтәрләре”ААҖ филиалының хезмәт коллективы белән җыелыш узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфасына Боровков Максим Сергеевич билгеләнде.


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы кәрәзле телефон ярдәмендә акча урлауга бәйле җинаять эшен карап тикшерүне төгәлләде. Гаепләнүчеләр эскәмиясендәге Казанда яшәүче кеше, абыйсына белдермичә,  микрозаймнар алу өчен аның мобиль җайланмасыннан файдаланган.


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарларының санын өчтән дүрткә кадәр арттыра торган карарын имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Һәр пәнҗешәмбе фонд мәйданчыгында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы искәрткәнчә, гамәлдәге машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль йөрткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф каралган.


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТНВ телеканалында “Здравствуйте” иртәнге тапшыруы кысаларында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик тамашачыларга “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасында “Юридик ярдәм” бүлеге эше турында искә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International