ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2008 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзасы сыйфатында аның эшендә ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров катнашты.

12
август, 2008 ел
сишәмбе

Кичә ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов үткәргән кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Республиканың башкарма хакимият органнарында яллар вакыты булуга карамастан, эшчәнлекнең билгеле өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне норматив җайга салу эше туктамый, димәк, Министрлыкның республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан чыгарыла торган норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.


5
август, 2008 ел
сишәмбе
“Российская газета”ның (2008 елның 5 авгусындагы 4721 номерлы федераль чыгарылыш) бүгенге саны битләрендә 2008 елның 31 июлендә РФ Президенты Д.А.Медведев раслаган Коррупциягә каршы торуның илкүләм планы дөнья күрде.

28
июль, 2008 ел
дүшәмбе
2008 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары С.Н. Столяров җитәкчелегендә “Республика Татарстан” газетасы редакциясе” һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” дәүләт учреждениеләре эше нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча вакытлы комиссия утырышының I беркетмәсе нигезендә оешкан “Республика Татарстан” газетасы редакциясе” һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” дәүләт учреждениеләре эшчәнлегенең хокукый аспектын өйрәнү буенча эшче төркемнең икенче утырыш булды.

11
июль, 2008 ел
җомга
“Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында” Федераль законның 9, 10 һәм 13 статьялары нигезендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы үзенең рәсми сайтында түбәндәгеләрне урнаштырды:

8
июль, 2008 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы булды, анда “Муниципаль районнар җирлекләре чикләренең картографик тасвирламаларын раслау турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү барышы хакында” мәсьәлә карап тикшерелде.

10
июнь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының (Роснедвижимость) Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасында күчемсез милекне кадастр (массакүләм) бәяләү системасына тест үткәрүне координацияләү буенча төбәк ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә эшче төркем әгъзасы сыйфатында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

9
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсе проектын булдыру буенча эшче төркем утырышы булды.

5
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Халыкара хокук хезмәттәшлегенең Германия фонды директоры Матиас Веккерлингны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International