ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары вазыйфаи затлары, җирлекләр башлыклары һәм муниципаль хакимият органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре белән күчмә укыту семинарларын үткәрүне дәвам итә. Бу атнада семинар дәресләр Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында булды. Анда ТР Саба, Балтач, Теләче һәм Кукмара муниципаль районнары җирекләре вәкилләре – барлыгы 103 кеше катнашты.

20
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы югары уку йортлары (юридик факультетлар) студентлары арасында Республика бәйгесе тәмамланды.
2008 елның 6 мартында РФ Хөкүмәтендә “Югары һөнәри белемнең федераль дәүләт мәгариф учреждениеләрендә хәрби уку үзәкләре, хәрби укыту факультетлары һәм хәрби кафедралар турында” 275-р номерлы күрсәтмә дөнья күрде.

19
март, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә бәйге үтте:
“Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы мәсьәләләре” 2004 елның 13 октябрендәге 1313 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указына һәм әлеге Указ белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында” 2008 елның 4 мартындагы 311 номерлы РФ Президенты Указы Россия Минюсты компетенциясен киңәйтте.

18
март, 2008 ел
сишәмбе
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” ФЗ, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә квалификацияне тиешле дәрәҗәдә тоту максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен ТР җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрүне оештыра. Традиция буенча укыту Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында үтә.

17
март, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән статистик хисаплылык буенча яңа программаны өйрәнү буенча укулар башланды, ул хөкем ителүчеләргә статистика карточкаларын җыю һәм эшкәртүне яңа форма буенча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

15
март, 2008 ел
шимбә
Кичә Татарстан Республикасы югары уку йортлары (юридик факультетлар) студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Республика бәйгесенең 1 туры булды, аны ТР Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасында КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасындагы рәсми вәкиле – “КонсультантПлюс.Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ оештырдылар. Бәйгедә Татарстан Республикасының 15 ВУЗыннан 195 студент катнашты.

14
март, 2008 ел
җомга
13 мартта ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә ТР юстиция министры урынбасары А.А. Ощепковның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты киңәшмәсе булды, ул 2007 елда эш йомгаклары һәм 2008 елга Департаментның төп бурычларына багышланган иде.
Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта “РФ Хезмәт кодексының 392 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын карап тикшерергә планлаштыра. Закон проекты белән хезмәткәрнең шәхси хезмәт бәхәсен хәл итүне сорап судка мөрәҗәгать итү вакытын бер елга кадәр, ә эштән азат итү турында бәхәсләр буенча – 3 айга кадәр озайтырга тәкъдим ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International