ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бу атнада ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда 9 Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде.

5
март, 2008 ел
чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты, анда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты, ул Чистай муниципаль районы башкарма комитетында үтте.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норма төзү эшчәнлеге турында мәсьәлә каралды.
Кичә Болгар шәһәрендә Спас, Алексеевск, Әлки, Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән аерым нотариаль гамәлләр кылу буенча күчмә зона семинары булды, аны ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты оештырды.

4
март, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның февралендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә бердәм банкка кертү өчен җирле үзидарә органнарыннан 291 муниципаль хокукый акт килгән, болар – җирле үзидарә органнарының вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карарлары һәм күрсәтмәләре. Күрсәтелгән, шулай ук элегрәк килгән актлар арасыннан Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына 158 акт кертелгән.
“2009 елның 1 гыйнварына кадәр кайбер чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданы паспортларын гамәлдә дип тану турында” 16.02.2008 елдагы 75 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2009 елның 1 гыйнварына кадәр түбәндәгеләрнең шәхесен таныклый торган 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданы паспортлары гамәлдә дип танылалар:

3
март, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасы чараларын финанслау турында сөйләштеләр.
“Федераль салым хезмәте турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 22.02.2008 елдагы 116 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән Федераль салым хезмәтенә өстәмә рәвештә комарлы уеннар оештыручылар тарафыннан “Комарлы уеннар оештару һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләт җайга салуы турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 29.12.2006 елдагы 244-ФЗ номерлы Федераль законда уен биналары өчен куелган таләпләрне үтәүгә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту вәкаләтләре йөкләнде.
2008 елның 22 февралендәге 98 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән тапшырылган дәүләт вәкаләтләре өлкәсендә муниципаль хокукый актларны әзерләгәндә һәм карап тикшергәндә Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларының гомуми кагыйдәләрен һәм тәртибен билгели торган Регламент расланды.

1
март, 2008 ел
шимбә
2008 елның 2 мартында булачак сайлаулар уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында оператив киңәшмә үтте, анда сайлау көнендә эшче төркем оештыру турында мәсьәлә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International