ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2008 ел
җомга
Бу атна дәвамында ТР юстиция министры М.М.Корманов ТРның Сарман, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булды.
Премьер-министр Виктор Зубков административ реформа үткәрү вакытын 2010 елга кадәр озайту турында күрсәтмәгә кул куйды. Реформа концепциясенә башкарма хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре порталларының бердәм системасын төзү һәм гамәлгә кертү турында пункт өстәлде. Моннан тыш, халыкның дәүләт хакимияте органнары белән нәтиҗәле электрон багланышлары маханизмнары, шул исәптән, электрон санлы имза белән таныкланган электрон документларны файдаланып, эшләнергә тиеш.

28
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эш итүендә булган Татарстан Республикасы законнарына анализ ясау буенча эшче төркем утырышы булды.
Кичә Әлмәттә парламентның Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетының Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергә күчмә утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” республика законын гамәлгә ашыру һәм аның Әлмәт, Лениногорск һәм Азнакай муниципаль районнарында эшләве нәтиҗәлелеге мәсьәләләре карап тикшерелде.
“Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ун елга бер тапкыр Татарстан Республикасы административ-территориаль төзелеше турында белешмә чыгаруны тәэмин итә, анда Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләренең рәсми исемнәре татар һәм рус телләрендә бирелә.

27
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
Хөкүмәт утырышында “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” ФЗ кабул ителү белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты карап тикшерелде һәм Дәүләт Думасына кертү өчен расланды.

26
февраль, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның 4 февралендәге 67 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламентына “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыру белән бәйле үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм комитетлары ТР дәүләт хакимияте органнарының Бердәм ведомствоара электрон докуменлар әйләнеше системасына тоташтылар.
Республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында норма төзү эшчәнлеген камилләштерү максатларында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында норма төзү эшчәнлеген камилләштерү буенча өстәмә чаралар турында” 2008 елның 31 гыйнварындагы 52 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ТР Министрлар Кабинетына тапшырыла торган закон проектларының вакытын һәм сыйфатын саклаган өчен министрларга һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары җитәкчеләренә шәхси җаваплылык билгеләнде.

23
февраль, 2008 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән Сезне ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International