ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2008 ел
җомга
Бүген Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Хезмәткәрләрне әзерләү базасында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кышкы Спартакиадасы булды, ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Кичә юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе муниципаль районында хисап сессиясе эшендә катнашты. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә муниципаль район башлыгы Е.В.Лыловның 2007 елда Балык Бистәсе муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2008 елга бурычлар турында хисабы иде.

21
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Февральдә ТР Юстиция министрлыгының “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналының Редакция советының күчмә утырышы булды. Анда журналның 2 нче саны (2008 елның марты) макеты турында фикер алыштылар һәм аны расладылар. Утырыш ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа бинасында үтте, анда республиканың хокук саклау органнарының күпчелек җитәкчеләре – журналның Редакция советы әгъзалары катнашты.
Кичә Апаста территориаль семинар узды, анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнары муниципаль берәмлекләренең җирлекләр башлыклары һәм вәкиллекле органнары депутатлары Татарстан Республикасында муниципаль реформаны гамәлгә ашыру проблемалары турында фикер алыштылар.

20
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы комитетларының 2008 елгы язгы сессия вакытында Закон төзү эше программасына кертелгән закон проектлары буенча тәкъдимнәр кертте.
Торак шартларын яхшырту өчен ана капиталы чаралары тотыла алган чыгымнарның төрләрен билгели торган Кагыйдәләр, бу чаралар белән эш итү турында гаризаны карап тикшерү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук күрсәтелгән чараларны күчерү тәртибе һәм вакыты расланды.

19
февраль, 2008 ел
сишәмбе
Узган атнада Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов хокукый мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең күпфатирлы йортлар төзелешендә өлешле катнашуга хокукларын саклау максатында, Казан шәһәре территориясендә күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган дип “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе” муниципаль учреждениесе билгеләнгән.

18
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
15 февральдә Самара шәһәрендә Идел буе федераль округының Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм һәм агарту үзәкләре форумы булды. Чарага Идел буе федераль округы чикләре эчендә урнашкан Россия Федерациясенең барлык субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре, шулай ук Үзәкләрнең җитәкчеләре, “Россия юристлары ассоциациясе” вәкилләре, консультация бирү пунктлары, студентларның юридик клиникалары хезмәткәрләре, волонтерлар, Идел буе федераль округының әйдәүче ВУЗлары студентлары чакырулы иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең “Россия чаңгы юлы”нда чаңгы ярышы колеектив өчен Ватанны Саклаучылар Көненә багышланачак Кышкы Спартакиадага әзерлеккә старт булды. ТР Юстиция министрлыгы командасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә Спартакиадада катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International