ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы җомга көнне узган утырышында өченче укылышта төзәтмәләр кабул итте, алар нигезендә дини югары уку йортлары дәүләт аккредитациясен, ә аларны тәмамлаучылар – дәүләт үрнәгендәге, әмма дәүләт гербы сурәте төшерелмәгән дипломнар алачаклар.
Узган якшәмбедә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы-2008” гомумроссия чабышында катнаштылар. Алар арасында чаңгы ярышына гаиләләре белән чыгучылар да бар иде. Быелгы чаңгы ярышында Гаилә эстафетасы беренче тапкыр үткәрелде һәм ул Гаилә елына багышланган иде.

9
февраль, 2008 ел
шимбә
Дәүләт Думасы “Гражданнарның һәм оешмаларның Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге судларның суд эшчәнлеге турында мәгълүматка хокукларын тәэмин итү турында” закон проектын карап тикшерү эшенә кереште. Документ РФ Югары Суды тарафыннан әзерләнгән.

8
февраль, 2008 ел
җомга
Милекчелек рәвешенә бәйсез рәвештә, предприятиеләрнең хезмәткәрләре арасында хокук бозуларны кисәтүне оештыру максатында, 2008 елның 31 гыйнварындагы 53 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән Предприятиенең хокук бозуларны профилактикалау советы турында типлаштырылган нигезләмә расланды.
Бу атна башында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Шумково авыл җирлегенең хисап бирү сессиясендә катнашты. Анда ул авыл җирлегенең активы белән очрашты һәм сессиядә чыгыш ясады.

7
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советында “Җирле үзидарә турында законнарны камилләштерү эше турында” темасына матбугат конференциясе узды. Бу өлкәдәге мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР ДСның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.С.Федоров сөйләделәр.
Кичә Зеленодольск шәһәрендә аерым нотариаль гамәлләр башкару буенча Зеленодольск, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау муниципаль районнары җирлекләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында күчмә зона семинары узды, аны ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар булдыру департаменты оештырды.
2008 елның 14 гыйнварыннан алып 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан 297 муниципаль акт керде. Бердәм банкны булдыру эшенә Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Мамадыш, Яңа Чишмә, Теләче, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш, Зеленодольск, Түбән Кама муниципаль районнары, Казан шәһәр округы актив катнашты.

6
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Чаллы шәһәренә эш сәфәре вакытында Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Н.Хәмитов белән очрашты. Очрашу барышында “Чаллы” шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен билгеләү һәм тасвирлау белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды.
ТР юстиция министры М.М.Корманов оператив киңәшмә үткәрде, анда ТР Дәүләт Советына ТР Президенты Юлламасын гамәлгә ашыру, 2008 елда ТР Министрлар Кабинетының закон проектларына кагылышлы эшчәнлеге планын үтәү буенча эшне оештыру белән бәйле, шулай ук җирлекләрнең чикләре һәм тапшыру (бүлү) актлары буенча закон проектларына кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International